Илмира Әбсәләмова сайты

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Каршылыкларны җинеп, йолдызларга таба...

Мин курыкмыйм каршы искән җилдән,
Тамырым нык, чиста уйларым.
Куйган киртәләрне җиңә-җиңә,
Йолдызларга илтә юлларым.

Кешелек дөньясы һәрвакыт җирнең матурлыгына сокланган. Биек таулар, көзгедәй ялтырап ятучы күлләр, куе урманнар, “кылганнар йөгергән” далалар, зәңгәр диңгезләр... Чыннан да, бу матурлыкны күрми мөмкин түгел.

Ә мине нигәдер иксез-чиксез күк йөзе үзенә күбрәк җәлеп итте. Көндезләрен бөтен дөньяга җылы нурларын сибүче кояш сөендерә. Ә инде айлы төннәре, бихисап күп булып бөтен күк йөзенә сибелгән йолдызлары... Бу кадәр камиллеккә ничек инде сокланмыйсың?

Август аенда тугангамы, мин йолдызларга гашыйк. Төнге күккә күтәрелеп карасаң, бер-бер артлы йолдызлар атыла. Бу йолдызлар яңгыры мине уйлар, хыяллар дөньясына чакыра. Йолдызлар да минем укучыларым кебек икән бит! Тирә-юньне нурга күмеп якты янучылары да, тыйнак җемелдәп кабынырга өлгермәгәннәре дә бар. Уйлап куям, иң якты балкучыларын, якты итү өчен күпме көч, сабырлык, хезмәт, йокысыз төннәр бүләк итә укытучы!

Уңыш юлы бервакытта да җиңел булмый. Укучыларымны бу серле юлга кертү өчен миңа аларның күңел дөньяларын аңларга кирәк. Ачылмаган сәләтләрен күрә белергә, уй-хыялларын тормышка ашыру өчен акыллы сүзләр эзләргә тиеш.

Укытучы һөнәре турында күп матур сүзләр сөйләнгән һәм соклангыч әсәрләр язылган. Күктәге йолдызларны кешеләр ачса, җирдәге кеше-йолдызларны укытучылар ача! Күпме ачыласы йолдызлар бар әле... җирдә дә... күктә дә... Бик күп авырлыклар, сынаулар, катлаулы юллар аша узып булса да, сабырлыгын бер учына туплап, нәни йолдызчыклардан бөтен дөньяга билгеле якты йолдызлар ясый Укытучы! Һәркемгә дә мондый талант бирелми, андыйлар сирәк! Шуңа күрә күңелемә укытучы сүзе һөнәр буларак түгел, ә йөрәк кушуы, табигый сәләт мәгънәсендә кереп урнашкан. Димәк, укытучы булу ул – яшәү рәвеше дә. Укытучылар арасында ялгыш килеп эләккән, очраклы кешеләр булмаска тиеш, минемчә.

Укучыларны, аларны белемле итүне, тәрбияләү эшен яратмаса, укытучы үзе дә юкка чыгачак. Һәр остаз курыкмыйча: “Мин – укытучы! Үсеп килүче буынга ярдәм итәм, аларны нәрсәгә дә булса өйрәтә алам, белгәнемне башкаларга җиткерәм”, – дип әйтә алуы белән көчле. Минемчә, без биргән белем балаларга файда китерергә, фикерләү сәләтләрен үстерергә, күңелләрен хискә баетырга тиеш. Аларга тормышның төрле сынаулары алдында югалып калмаска, дөрес юл, чишелеш табарга, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше сайларга өйрәтү – менә безнең төп максатлар.

Нинди генә эшкә алынсак та, без аны чын күңелдән, ярату белән башкарырга тиеш. Мөгаллим ул, әлбәттә, үз эшен ярата һәм укучыларга үзенең күңел дөньясын бүләк итә. Һәркөн сыйныфына йөгереп килеп керүче укучыларын көтә. Алар кызып-кызып үзләренең яңалыклары белән бүлешәләр, күңелләрен борчыган сорауларны яудыралар. Укытучыларына чын йөрәктән ышаналар. Бу ышанычны саклау һәм яклау – безнең изге бурыч.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мине нәрсә кызыксындыра соң? Шикләнмичә, мин эзләнергә, яңалыкка омтылырга яратам, үзүсешкә, һөнәри осталыгымны камилләштерергә тырышам, дип әйтә алам. Укучыларымның татар теленнән төрле дәрәҗәдә үткәрелә торган олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңүләре шул турыда сөйли. Туган телемнең тирәнлеген, байлыгын, газиз халкымның гореф-гадәтләрен, югалмас мирасын, онытылмас мәдәниятен аларга җиткерә алуым белән бәхетлемен.

Укытучы кеше тормышында икенче әни ролен үти. Без бит укучыларны үз балаларыбыздай якын итәбез. Бу – хатын-кызларга гына бирелә торган сиземләү. Һәр балага әни кебек якынаерга теләүдән туа торган күңел халәте. Үзем укыта торган укучыларда, әни буларак, мине нәрсә кызыксындыра соң? Әлбәттә, күңелләрендә яхшылык, игелеклелек орлыкларының шытып чыгуын телим. Укучыларымның төрле өлкәләрдә камилләшүләрен, башкаларның да кайгы-шатлыкларын бүлешә алуларын, башкарган эшләренә җаваплы карауларын телим: киләчәккә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы, илебез мәнфәгатьләрен кайгыртучы, уңышлы, көндәшлеккә сәләтле, иҗади шәхесләр итеп күрергә өметләнәм.

Күпләрегез килешер: укытучының хезмәт нәтиҗәсе беркайчан шул ук мизгелдә күренми. Безнең эш нәтиҗәсе киләчәк өчен. Ул шуның белән кадерле! Кечкенә дусларыбыз укытучы абый-апалары әйткән сүзләренең, биргән киңәшләренең дөреслеген еллар үткәч кенә аңлыйлар. Укытучы укучыларына кайда хата ясауларын күрсәтә. Шуларны төрле юллар аша төзәтеп булганлыгын сабыр гына аңлата да аңлата... Хата ясаган укучылары өчен никадәр борчылуын ул үзе генә белә. Кайчакта, без ул балалар өчен аларның кадерле әти-әниләреннән дә күбрәк борчылабыз. Әгәр инде уңышка ирешсәләр, без таулар күчерергә дә риза. Хезмәт агачлары мул уңыш китерде бит!

Укытучы берсүзсез иҗади шәхес булырга тиеш. Без еш кына ашыгып, бөтен җиргә дә өлгерергә тырышыбыз, эчке сиземләү белән дөньяны кочарга омтылабыз. Иксез-чиксез җир шарында матурлыкны һәм могҗизаларны күрергә өметләнәбез, күпкырлы һәм тылсымлы дөньяның серен ачасыбыз килә. Бөтен дөньяга булган мәхәббәтем мине һәрвакыт җир шарының төрле почмакларына сәяхәт итәргә чакыра. Безгә таныш булмаган төрле халыкларның һәм милләтләрнең мәдәнияте белән танышу миңа бик ошый. Шундый чагыштырулар аша, халкымның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре миңа тагын да якынрак һәм кадерлерәк була бара. Күп илләрне үз күзләрем белән күрү эчке дөньямны тагын да баета, укучылар белән аралашуга яңа төсмерләр өсти. Ничә гасырлар буена кешеләр табигатьнең зиннәтле почмакларына сокланганнар, күп төрле милләтләрнең кул эшләренә гаҗәпләнгәннәр. Мин дә сәяхәт вакытында бик күп кызыклы урыннарны һәм һәр илнең үзенә генә хас милли колоритын фотосурәткә төшерү белән мавыгам. Бу шөгыль миңа милләтемнең милли хәзинәләренә икенче күзлектән карарга ярдәм итә. Башка милләт кешеләре белән танышу һәм аралашу эчке дөньябызны, карашыбызны бик нык үзгәртә. Күп кешеләрнең язмышлары турында белгәч, холык-фигыльләребез дә сабырлана, уй-фикерләр дә тирәнәя. Әлеге кичерешләр, сокланулар, мавыгулар укытучылык эшемә яңадан-яңа бизәкләр өсти. Шул бизәкләр бары тик якты төсләрдән генә торсыннар иде! Нәтиҗәдә йолдызларыбыз да яктырак балкыр иде!

Укучылар-минем йолдызларым! Үзләренең якты янулары белән туган илебездә, туган җиребездә яңа үрләр яуларлар. Туган телебезне саклаучы, яклаучы, киләчәк буыннарга тапшыручы, ак юл күрсәтүче - сүнмәс йолдыз булырлар. Мин аларның һәрвакыт йолдыз булып балкуларын телим!

Йолдызларга кулларымны сузып,
Планеталар арасында очып,
Киләчәккә барып җитәрмен,
Үз сүземне әйтеп үтәрмен.