Илмира Әбсәләмова сайты

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Педагогик фәлсәфәм

Минем педагогик фәлсәфәм

Укучылар алдында белем очкынын ачу өчен,
мәңге балкучы белем кояшы нурлары яныннан бер
генә минутка да читкә китмичә, укытучыга диңгез
кебек тирэн белем яктылыгын сеңдерергә кирәк.
В. А. Сухомлинский

 

Бервакыт, мәктәптә укыган чагымда, мин үземне яраткан мәктәбемнән, кыңгырау тавышыннан, балачакның маҗаралы дөньясыннан башка яши алмавымны бик ачык аңладым. Шундый мавыктыргыч хыял аша минем киләчәк һөнәрем – Укытучы булуым ачыкланды. Ә аннан соң барысы да башкаларныкы кебек: уку, эш, уку... һәм, ниһаять, мәктәп, 1 нче сентябрь! Укучыларның сак һәм игътибарлы карашлары. Аларның минем кем булуым турында бик тә беләселәре килә. Мин дә аларның һәркайсысын дулкынланып өйрәнәм. Алар өчен мин – укытучы, остаз һәм дус. “Мәктәптә укучы өчен иң мөһим күренеш, иң гыйбрәтле предмет, иң тере үрнәк укытучы үзе”, - дип санаган немец педагогы Фридрих Дистерверг. Миңа ничек чын мәгънәсендә укытучы булырга? Минем дәресләремдә балаларга кызыклы булсын өчен ниләр эшләргә? Ә тагын: балалар яхшы күңелле, ярдәмчел, тәрбияле булып үссеннәр өчен нәрсәләр эшләргә? Аларны ничек чын кеше итеп тәрбияләргә? Белем бирүне тәрбиядән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел!

Минем күзаллавымча, укытучының педагогик фәлсәфәсе – ул аерымлыкларга ачык һәм җитди карашлар системасы, һөнәрнең бурычлары һәм максаты, балаларны укытуның методлары һәм алымнары системасы. Минем педагогик фәлсәфәм – минем һәнәри эшчәнлегемә кергән бар нәрсәне дә үз эченә ала.

Мин – педагог, безнең балаларның, Җир планетасының киләчәге – варисларының, дәвамчыларының укытучысы. Шушы дәвам иттерүчеләр белән мин эшлим, аралашам, яшәешемнең күп вакытын алар белән уздырам.

Мин беләм, минем мәктәпкә килгән балаларга мин белем бирәм. Иң беренче очракта, кешеләргә, безнең җәмгыятькә, дәүләткә кирәкле, һәрьяктан үскән шәхес булу өчен, нәкъ менә минем аша белем һәм тәрбия алалар. Мин беләм, безнең укучылар белем һәм тәҗрибәне мәктәптә укытучы аша гына түгел, ә көндәлек тормыштан да алалар. Шулай да укытучы, кагыйдә буларак, белем алуда һәм тормышны күзалларга өйрәтүдә төп һәм мөһим чыганак булып тора. Шуңа күрә, безнең укучылар өчен мин барысын да белүче авторитет, укытучы гына түгел, ә остаз һәм дус та.

Педагогик эшчәнлек кайгыртучанлык, кешелекле мөнәсәбәт, җылылык һәм наз, балалар алдындагы авырлыкны һәм проблемаларны аңлый белү дә ул. Укытучы исендә тотарга тиеш, аның артыннан бертуктаусыз гөнаһсыз күзләр күзәтеп тора, алар кечкенә генә ялгышны да, үз язмышларына карата битарафлыкны да гафу итә алмыйлар. “Балаларга карата мөнәсәбәттә дә дөреслекне якла: биргән вәгъдәңне үтә, алайса балаларны ялганга өйрәтәсең” (Л.Н.Толстой). Әгәр укытучы намуслы һәм гадел булса, үз фәнен яратса, һәм ул фәнне өйрәнүчеләргә хөрмәт белән караса, ул вакытта укытучы бала күңелендә очкын “кабызырга” сәләтле була, аңа фәннең иң югары баскычына күтәрелергә дәрт бирә.

Педагог хезмәте – ул иҗат, сәнгать. Һәр баланың дөньясы – ул һәрвакыт хәрәкәт итүче галәм. Укучының эчке дөньясы да һәрвакыт үзгәреп тора. Аның артыннан укытучы үзе дә даими иҗади үсештә була. “Укыту һәм тәрбияләү – акыл һәм характерны күтәрү, димәк, биеклеккә алып бару” (Андре Моруа).

Үземнең педагогик эшчәнлегем барышында укучылар мәктәпкә гадәт буенча гына, яисә таләп иткән өчен генә түгел, ә чын мәгънәсендә теләп белем алырга килсеннәр өчен, мин укучыларны ничек өйрәтергә тиеш, алар янында үземне ничек тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясадым. Моның өчен нәрсә кирәк? Беренчедән, дәресләрне кызыклы һәм оста итеп кенә уздыру җитми, сыйныфта җылы, ышанычлы атмосфера да булдырырга кирәк. Өйрәтә торган укыту материалын яхшырту өчен мин өстәмә әдәбияттан, энциклопедияләрдән, Интернет аша эзләнү эшләре башкарам. Үз дәресеңне укучы төрле яклап белем ала алырдай итеп төзергә кирәк. Укытучы һәм педагог яңалыкны кабул итеп, тәҗрибәсен арттырырга, үз-үзенә ышанырга, үз эшен яратырга, кешелеклелек һәм профессиональ яктан даими камилләшергә тиеш. “Әгәр укытучы үз хезмәтен генә ярата икән, ул яхшы укытучы булачак... Әгәр укытучы эшенә һәм укучыларга карата мәхәббәтне үзенә берләштерә икән, ул – камилләшкән укытучы” (Л.Н.Толстой).

Югарыда әйтелгәннәр миңа педагог һөнәренең мөһим һәм җаваплы хезмәт икәнлеген тагын бер тапкыр аңларга мөмкинлек бирә. Галимнәрнең, педагогларның, психологларның акыллы сүзләрен күп тапкырлар укып, аларны үземнең педагогик биографиям белән тиңләштергәннән соң, мин горурлык белән үземә: “Мин укытучы! Һәм мин моның белән бик нык горурланам!” дип әйтә алам.

Укытучы һөнәре Җир шарында иң мөһим, иң кирәкле һәм дәрәҗәле һөнәр булып калыр!