Илмира Әбсәләмова сайты

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Инклюзив белем бирү

Инклюзив белем бирүдә педагогик (традицион, интерактив, инновацион) технологияләр

Укучы бүгенге җәмгыятькә яраклашып яшәрлек һәм киләчәктә тормышта үз урынын табарлык дәрәҗәдә белем алырга тиеш. Яшь буын алдындагы әлеге җаваплы мәсьәләне хәл итү белем һәм тәрбия бирү оешмалары алдына куелган мөһим бурыч. Мәктәп яшендәге укучылар арасында физик һәм психологик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да шактый булуы һәрберебезне борчый. Мәгълүм булганча, авыру балалар өчен коррекцион мәктәпләр эшләп килә. Әлеге мәктәпләрнең бурычы – авыр чирлеләргә белем бирү икәне дә һәрберебезгә билгеле. Ләкин укырга сәләте булса да, еш авырып дәрес калдырган балаларны да коррекцион мәктәпләргә җибәрү очраклары белән көндәлек тормышта очрашабыз. Шул рәвешле, мәктәп яшенә җиткән баланың язмышын җимерү белән шөгыльләнәбез түгелме? Мондый балаларны, һичшиксез, җәмгыятьтән аерырга ярамый. Бу – уйлау, фикер йөртү сәләте булган балалар өчен коточкыч фаҗигага әвереләчәк. Аларны киләчәктә коррекцион тормышта түгел, ә кешеләр арасында яшәргә әзерләү – безнең, педагогларның, төп бурычыбыз булып тора. Ниһаять, әлеге катлаулы мәсьәләгә хөкүмәт тә игътибар юнәлтте. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы яңа законда электрон, дистанцион белем бирү белән бергә инклюзив белем алу төре дә карала.

Мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның гадәти мәктәптә белем алулары еш кына каршылык тудырса да, әлеге мәсьәлә уңай хәл ителергә тиеш. Инклюзив белем бирүнең бурычы – мөмкинлекләре чикләнгән (психик, яки физиологик яктан) балаларда үз көчләренә ышаныч тудыру. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен җәмгыять тә, мәгариф системасы да, укытучы да, ата-аналар һәм бала үзе дә әзер булырга тиеш. Махсус укыту программаларының булуы шарт. Шулай ук укытучының дәресен нинди алым ярдәмендә уздыруы да мөһим. Белем бирү процессында инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә.Ул аны яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша. Шулай итеп инновацион эшләү педагогның информацион культурасы үсүенең төп чыганагына әверелә. Инклюзив белем бирүдә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.

Укучыларның актив эшчәнлегенә ирешүдә интерактив технологиянең дә әһәмияте зур. Интерактив технология ярдәмендә белем бирү һәр балага иҗади сәләтен ачарга, укуда һәм хезмәттә уңышка ирешергә, үз әйләнә-тирәсен булдыра алган кадәр җанлырак итеп күзалларга мөмкинлек тудыра. Укытучыга укучының материалны үзләштерү процессын визуальләштерергә ярдәм итә. Бүгенге укучыдан белемне үзләштерү генә түгел, шунда ук практикада куллана белү дә таләп ителә. Димәк, укучының пассив тыңлаучы гына түгел, актив рәвештә дәрестә катнашучы ролендә булуы мөһим. Яңа материалны җанлы һәм мавыктыргыч итеп бирүдә интерактив тактадан файдалану да уңышлы санала. Бер яктан, интерактив такта гади тактага акбур белән язганга караганда, зәвыклылыгы ягыннан аерылып торса, икенче яктан исә, такта алдына чыгып җавап бирә алмаган балаларны уңайсызлыктан коткара. Укучыларның үзара аралашу, җавап бирү активлыкларын да үстерүгә ярдәм итә. Дәрестә кулланылган яңа алымнар үзләрен никадәр акласа да, күнегелгән традицион технологиядән әле читләшә алмыйбыз. Текст, таблица, иллюстрация һ.б. белән эшләү үзен аклаган очракта әлеге алым ярдәмендә дә югары нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Кайсы технологияне сайласак та, ул мөмкинлекләре төрле дәрәҗәдә булган укучыларның уйлау һәм иҗади активлыкларын үстерергә ярдәм иткәндә генә максатка ярашлы булачак. Кулына акбур тотып язарга уңайсыз булса, балага интерактив такта ярдәм итә. Бер үк дәрес барышында, бер үк теманы аңлатканда компьютер каршысында күзләре тиз арый торган укучыга махсус текст белән эшләү, ә тактадагы язуны начар күрә торган балага киресенчә, компьютер ярдәмендә җавап бирү мөмкинлеге тудырыла икән, әлбәттә, инклюзив белем бирүнең максатына ирешергә мөмкин. Фикерне йомгаклап әйтсәк, сыйныфтагы укучыларның мөмкинлекләре төрле булган кебек, кулланылган технологияләр дә төрле булганда гына нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.